26 январьда туган авылы Сафаҗайда «ФӘЕЗХАНОВ УКУЛАРЫ»ның XIX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул «Рухи мәгърифәтчелек эшчәнлегендә, фәндә һәм мәгарифтә Хөсәен Фәезханов исеме» темасы буенча оештырыла.
Аны Россия һәм Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәтләре һәм Ислам институтлары Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән Хөсәен Фәезхановның (1823-1866) тууына 200 ел тулуга багышлап үткәрә.
Чараның төп өлеше Сафаҗай мәктәбендә 10:00 сәгатьтә башлана. Ә төштән соң конференция делегатларын җирле мәдәният йорты кабул итәр һәм анда махсус фильм күрсәтелер, Рәхмәт хатлары тапшырылыр, Казан артистлары концерты булыр.
Хөсәен Фәезхановның фәнни кызыксыну даирәсе гаять киң булган, аны бигрәк тә татар телен укыту методикасы сораулары борчыган.
Нәкъ менә аңа һәм аның энесе Габделгалләм Фәезхановның (1850-1910) татар грамматикасына багышланган хезмәтләре татар лингвистика фәненең башлангычын өйрәнүнең яңа сәхифәләрен ача. Алар аеруча игътибарга лаек.
Источник: Редакция газеты "Туган як/Родной край"